В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшчеләр гранит плитканы яңарттылар һәм стеналарны штукатурлау өчен сетка белән ныгыттылар.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Казанның Петров паркында фонтан капиталь ремонтлана. Ул күп еллар яңартуны таләп итте, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Эшчеләр гранит плитканы кырыйлары буенча яңартканнар һәм бетон салу өчен опалубка әзерләгәннәр. Шулай ук стеналарны алга таба штукатурлау өчен сетка белән ныгытканнар.
Бөтен касәне бетонлаячаклар, аннан соң анда плитка салачаклар. Касә уртасында 32 агымлы һәм үзәгендә бер көчле агымлы модуль фонтан урнаштырылачак. Көннең караңгы вакытында фонтанны 15 яктырткыч яктыртачак.
Исегезгә төшерәбез, март аенда Казанда Киров бакчасында, «Крылья Советов» паркында, Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Истанбул» скверында, Горький паркында, Дәрвишләр поселогындагы Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда фонтан элементлары ремонтланды. Шулай ук Зорге урамындагы Дан скверындагы фонтанны яңарту планлаштырыла.
Фонтаннарны җәйге сезонга әзерләү дәвам итәчәк. Хәзер аларны чистарталар, юалар, буйыйлар, көйлиләр. «Истанбул» скверындагы фонтан тест режимында эшли башлады.