В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Марафонда катнашучыларга 2,5-20 километр озынлыктагы трассаларны узарга туры киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). 10 февральдә "Крылья Советов" паркында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бушлай йөгереш узачак. Ярышларда катнашучыларга 2,5-20 километр озынлыктагы трассаларны узарга кирәк булачак.
Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә "Рубин" футбол клубы базасы янында йөгерү көнендә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Йөгерүгә кушылырга теләүчеләр өчен кайнар чәй әзерләячәкләр, ә җиңүчеләр призлар алачак.
Шунысы кызык, узышны оештыруда 1997 елдан бирле эшләп килгән "Мотор" йөгереш яратучылар клубы катнаша һәм анда катнашучылар белән данлыклы – аларның барысына да 60 елдан артык. Клубның коллектив күнегүләре "Крылья Советов" паркында көн саен теләсә нинди һава шартларында уза. Клубка яше һәм җенесенә карамастан, барлык теләүчеләрне дә кабул итәләр.