В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балаларга экипировканы оештыручылар бирә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль). 1 нче март көнне Казанның «Крылья Советов» паркында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Добролыжи» акциясе узачак. Чаңгы ярышларында ТР «Забота» инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы карамагындагылар, шулай ук балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнашачак.
Балалар эстафетаны ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән бергә узачаклар. Һәр катнашучыга экипировканы оештыручылар бирәчәк, шулай ук балаларга бүләкләр тапшырылачак.
Чаңгы ярышлары 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасында.