Яхшы һава торышы булса, Совет кинематографының шедеврлары белән танышу сентябрь аенда да узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 22-нче августта казанлыларны «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында «Крылья Советов» паркында узачак ачык кино күрсәтүгә чакыралар. Җәйге эстрадада шәһәр халкы һәм кунаклары Петр Тодоровскийның «Интердевочка» дигән Совет фильмын карый алачак.
29-нчы августта ачык кино күрсәтү дәвам итәчәк – казанлыларга «Человек с бульвара Капуцинов» фильмын күрсәтәчәкләр.
Яхшы һава торышы булса, Совет кинематографының шедеврлары белән танышу сентябрь аенда да узачак. Әйтик, 5-нче сентябрьдә казанлыларга «Полосатый рейс» фильмын күрсәтәчәкләр, ә 12-нче сентябрьдә – «Берегись автомобиля».
Киносеанслар 20.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.