В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм кунаклары өчен концерт, уеннар, конкурслар, флешмоб һәм иҗади мастер-класслар оештырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Ксения Швецова). Бүген Казанның «Крылья Советов» паркында бәйрәм - Тормышны яратучылар көне уза. Төрле мәйданчыкларда, шулай ук паркның төп сәхнәсендә Казан пенсионерлары шәһәрлеләргә үзләренең «Тормышны яратучылар» проектының клуб оешмаларында үткән дәресләр ярдәмендә ачкан талантларын һәм осталыкларын тәкъдим итә. Бию, җырлар, уеннар, мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар, шулай ук актив тормышны яратучы спортчылардан флешмоб - болар барысы да зур шәһәр бәйрәменең бер өлешенә әверелде.
Бәйрәмнең рәсми рәвештә башлануы 13.00 сәгатькә планлаштырылган иде, ләкин бу вакыт җиткәнче үк инде паркта бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде: кунакларны «Фантазия» джаз-оркестры башкаруындагы музыка белән каршы алдылар, аниматорлар балаларның күңелен ачты, ә паркка килгән нәниләр өчен аерым мәйданчыкларда уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Бәйрәм кәефен кояшлы җылы һава торышы да өстәде.
Балалар да, өлкәннәр дә катнашкан иҗади мастер-класслар 12 мәйданчыкта оештырылган. Әйтик, В.Ленин һәйкәле янында биергә өйрәнергә теләүчеләр өчен дәрес узды, янәшәдә шәһәр халкы рәсем ясау буенча мастер-класста катнашты. Шулай ук килүчеләр өчен вокал, йортчылык, фоторәсемнәр буенча дәресләр үткәрелде - һәркем үзе өчен кызыклы юнәлешне сайлый алды.
Бәйрәмдә мастер-классларның күп санда булуы юкка гына түгел - Казанда 2016 елда старт алган «Тормышны яратучылар» проектының клуб оешмаларында дәресләр иҗади һәм спорт эшчәнлегенең төрле юнәлешләреннән 10 төрле юнәлешне берләштерә: вокал, эстрада, халык һәм бал биюләре, сынлы сәнгать, скандинавия йөреше, театр иҗаты, мобиль ликбез, фитнес һәм башкалар. Проект өлкән буынга актив яшәү рәвеше алып барырга һәм үз талантларын ачарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Тормышны яратучылар» проекты кысаларында чаралар барлыгы 55 шәһәр мәйданчыгында уза – бу мәдәният йортлары, китапханәләр, ә җәйге чорда - парклар, скверлар һәм шәһәрнең яр буйлары.
«Мин Мәскәү районының «Юность» мәдәният сараена дәресләргә йөрим. Фитнес, спорт һәм халык биюләре белән шөгыльләнәм, мобиль ликбез һәм бакчачылык дәресләренә йөрим, - дип сөйләде проектта катнашучы Әлфия Мингалеева. - Бездә уңай, актив төркемнәр формалашты, концертлар оештырабыз, чәй эчәбез. Миңа бик ошый! Бездә мондый проектның булуына мин бик шат. Кайчандыр бергә укыган башка төбәкләрдә яшәгән дусларым миннән көнләшәләр, чөнки бөтен җирдә дә мондый мөмкинлек юк». Башка актив тормышны яратучылар белән бергә Әлфия Мингалеева бәйрәм уңаеннан флешмоб-зарядкада катнашты, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла алды.
Күңелле һәм матур бәйрәм истәлеге итеп, кунаклар үзләре белән кул эшләнмәләре ярминкәсендә сатылган матур сувенирлар алып китә алдылар. Гадәти булмаган интерьер курчакларын, картиналарны, йоннан рәсемнәрне, бизәнү әйберләрен һәм башка бик күп нәрсәләрне – киштәләрдә тәкъдим ителгән бөтен әйберләрне тормышны яратучылар гамәли сәнгать дәресләрендә ясаган. «Без Киров районының тормышны яратучылары. Дәресләрдә без рәсем ясыйбыз, фамираннан чәчәкләр ясыйбыз, курчаклар тегү белән шөгыльләнәбез, - дип сөйләде проектта катнашучы Флюра Фазлеева. - Шәһәрлеләргә безнең эшләнмәләр бик ошый, мактыйлар, актив сатып алалар. Мондый уңай җавап алуыбызга без бик шат!».
«Тормышны яратучылар»да катнашучыларның вакытларын актив һәм күңелле итеп үткәрүләрен күргән бәйрәмгә килүчеләр аларга кушыла алдылар - моның өчен паркта ике ноктада проектның клуб берләшмәләренә язылу оештырдылар. Күп кенә шәһәрлеләр дәресләр үткәрелә торган юнәлешләрне кызыксынып өйрәнделәр һәм Казан тормышны яратучыларының сафларын тулыландырдылар.
Паркның төп сәхнәсендә балалар иҗат коллективлары чыгыш ясаган арада, тормышны яратучылар тамашачыларга бәйрәм көне дәвамында тәкъдим ителәчәк иҗади номерларын кабатладылар. Алар арасында - «Тормыш ритмнары» бию төркемендә катнашучылар. «Бездә 20-гә якын кеше шөгыльләнә. Гомумән, өлкәннәр арасында биюләр бик популяр, - дип сөйләде коллектив җитәкчесе Юлия Жидкова. - Бүген без фин полькасын башкарачакбыз. Бераз дулкынланабыз, репетицияләр үткәрәбез. Әмма барысының да тәҗрибәсе яхшы, уңышлы чыгыш ясаячагыбызга ышанам».
Бәйрәм кунакларын Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Екатерина Әхмәтшина сәламләде. Ул искә төшергәнчә, Тормышны яратучылар көне Казанда инде икенче тапкыр үткәрелә. «Бу бик зур шәһәркүләм вакыйга, ул актив тормыш позициясе булган алтын яшьтәге кешеләрне берләштерә, - диде ул. - «Тормышны яратучылар» проектында катнашучылар саны елдан-ел арта бара һәм үзенең географиясен киңәйтә. Теләсә кайсы яшьтә актив һәм кызыклы яшәргә була, моны меңләгән безнең тормышны яратучыларыбыз раслый!».
«Әлеге искиткеч проект өчен Казан Мэры һәм аның командасына, республика Президентына рәхмәт әйтәсем килә, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков. – Ә «Тормышны яратучылар» исемен уйлап табучыга мин махсус бүләк бирер идем. Кеше тормышны ярата дигәнне аңлата бу сүз. Һәм моның белән барысы да әйтелгән!».
Җыелучыларга активлык һәм оптимизм өчен «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ольга Воронова рәхмәт белдерде. «Безнең буын сезгә илне төзегәнегез, безгә киләчәк бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт белдерә. Һәм хәзер безнең бурыч – сезне уңайлы шартлар һәм актив озын гомер белән тәэмин итү», - диде ул.
Котлау һәм бәхетле озын гомерле булу теләкләренә шулай ук Казан шәһәренең ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Карягин һәм 12-нче клиник хастаханәсенең генераль директоры Рамил Әхмәтов та кушылды.
Россия телевизион тапшыру үзәге филиалы директоры урынбасары Илдар Кәлимуллин җыелучыларга быел Татарстанның цифрлы тапшыруларга күчүе турында искә төшерде. Барлык теләүчеләр дә цифрга күчү буенча мастер-классларда катнаша алалар (моның өчен паркка кирәкле барлык җиһазларны да алып килделәр), шулай ук телевизион белгечләргә кызыксындырган барлык сорауларын бирә алалар, дип өстәде ул.
Шулай ук бәйрәмне ачу тантанасында актив тормышны яратучыларны, клуб оешмалары җитәкчеләрен һәм проект волонтерларын бүләкләделәр. Аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм тормышны яратучыларның бию һәм вокал коллективлардагы чыгышлары белән дәвам итте.
Клубларның бердәм шәһәр җәдвәле белән Казан Мэриясе порталында, шулай ук «Тормышны яратучылар» проектының кайнар линия телефоны буенча 236-42-93 танышырга мөмкин.