В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык һавада кино күрсәтү 20:00 сәгатьтә «Ракушка» җәйге сәхнәсендә башлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август). Бүген, 4 нче августта, Казанның «Крылья Советов» паркында режиссер Георгий Данелияның «Кин-дза-дза» фильмы күрсәтеләчәк. Фильмда төп рольләрне Евгений Леонов, Юрий Яковлев, Станислав Любшин, Леван Габриадзе һәм башкалар башкара.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында ачык һавада кино күрсәтү «Ракушка» җәйге сәхнәсендә 20:00 сәгатьтә башлана. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен пледлар һәм пуфиклар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты – «Крылья Советов» паркында бушлай кино күрсәтү циклы. Җәйге сезон дәвамында паркта пәнҗешәмбе көннәрендә танылган совет фильмнарын карарга мөмкин.