Бу - паркларда вандализм очракларының беренче очрагы гына түгел.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Казанның «Комсомолец» паркында 17-нче июньнән 18-нче июньгә каршы төндә вандаллар тагы таганны өзгән. Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, агач таганнар тора торган металл чылбырны әле бу айда гына төзекләндергәннәр, әмма хәл тагы кабатланган.
Исегезгә төшерәбез, бу - паркларда вандализм очракларының беренче очрагы гына түгел. Апрель азагында Декабристлар урамындагы «Фестиваль» җәяүлеләр бульварында билгесез кешеләр өч фонарь һәм чүп савытын ваттылар. Узган айда «Крылья Советов» паркында җинаятьчеләр аскы яктырту прожекторларыннан 16 металл рәшәткәне урлады, аларда ике яктырткычны ваттылар һәм чүп савытын алып киттеләр. Узган ялларда вандаллар «Ак чәчәкләр» бульварындагы ике гамакка очлы предмет белән зыян салдылар.
Шәһәр халкын парк һәм скверлар территориясендәге объектларга сак карарга чакыралар.