Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2022, 12:02

Казанның «Калейдоскоп» паркында балалар өчен татар телендә зарядка үткәрделәр

Актив балалар һәм аларның әти-әниләре бүләкләр алдылар.

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). «Калейдоскоп» балалар паркында балалар өчен «ШАЯН Тиззарядка» булды. Алар «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары белән бергә күнегүләр ясадылар, музыка астында флешмобларда катнаштылар. Теләгән һәркем каналның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төште.

«Без Казан Мэриясенең «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын күзәтәбез. Аңа кушылып, балалар өчен чара оештырырга теләдек. Без яшь буынга йөз тотабыз һәм бүген балалар белән аралаша алуыбызга, алар белән тагын да якынаюыбызга һәм вакытны «Хәрәкәттә – бәрәкәт» девизы астында нәтиҗәле һәм күңелле үткәрүебезгә бик шатбыз», – дип билгеләп үтте «ШАЯН ТВ» каналының PR-бүлеге җитәкчесе Әдилә Биктимерова.

Чарада актив булган балалар һәм аларның әти-әниләре бүләкләр алдылар. «Без бу чарага, аның турында алдан белеп килдек һәм бик ошады. Кызыбызга да, миңа да истәлекле бүләкләр бирделәр. Мондый чаралар балаларны берләштерү, татар телен саклау өчен кирәк. Күп кенә гаиләләрдә татар телендә сөйләшмиләр, ә мондый бәйрәмнәр вакытында телгә аерым игътибар бирелә», - дип ассызыклады чарада катнашучыларның берсе Рәзилә Мөгыйнова.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге спорт һәм иҗат дәресләре сериясе 2021 елда старт алды. Узган ел 14 мастер-класс үткәрелде. Быел «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюе, җырлы-биюле «Зәлидә» уены, «Батыр батл» буенча мастер-класслар узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә июнь-сентябрь айларында үткәрелә.

Барлык яңалыклар