Паркның туган көне уңаеннан килүчеләр өчен күңел ачу программасы һәм фәнни тамаша әзерлиләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Шимбә, 5-нче сентябрьдә, Казанның «Калейдоскоп» паркында балалар барахолкасы узачак. Моннан тыш, бу көнне биредә паркның 3 еллыгын бәйрәм итәләр. Кунаклар өчен зур булмаган күңел ачу программасы, фәнни тамаша һәм тәм-томнар әзерләнгән.
Әйберләрне сатарга яки алыштырырга планлаштыручыларга сылтама буенча теркәлергә кирәк. Барахолкага өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен төрле җыелмалар һәм башка балалар әйберләрен алып килергә мөмкин. Барлык товарлар да чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш.
Чара 11.00 сәгатьтә башлана, барахолкага һәм туган көн хөрмәтенә оештырылган бәйрәмгә керү бушлай, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.