В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр дүшәмбе көннәрендә 19.30 сәгатьтә җәй ахырына кадәр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Казанның Горький исемендәге паркында пластик импровизация буенча дәресләр башлана. Дәресләр дүшәмбе көннәрендә 19.30 сәгатьтә җәй ахырына кадәр узачак.
Пластик импровизация үз тәненә ия булу техникасыннан гыйбарәт һәм сыгылмалылыкны һәм көчне үстерә. Күнегүдә катнашучылар саны чикләнгән - күп дигәндә 25 кеше, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте. Катнашу өчен теркәлү кирәк.