Балалар һәм олылар хәрәкәт аша стрессны җиңеләйтәчәкләр, командада эшләргә һәм тиз карар кабул итәргә өйрәнәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Социаль уеннар – өлкәннәр, яшүсмерләр, шулай ук 6 яшьтән өлкәнрәк балалары булган ата-аналар өчен каралган уеннар. Аларның үзенчәлеге шунда ки, катнашучылар арасында конкуренция юк. Чара паркның яшел кырында узачак. 11:00 дән 13:00 гә кадәр – 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен, 15:00 дән 19:00 гә кадәр яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен уеннар үткәреләчәк.