В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Махсус урналар шулай ук Горки-Әмәт урманында, Фучик урамындагы бульварда һәм «Комсомолец» паркында бар.
Фото: Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Казанның «Черек күл» паркында биш дог-бокс урнаштырылган. Махсус урналар үзәк шәһәр паркында чисталыкны саклау өчен кирәк.
Дог-бокстан файдалану өчен, югары тартмадан пакет алырга, аны кулга кидереп, калдыкларны җыярга һәм пакетны бәйләп, чүп савытының аста урнашкан тартмасына салырга кирәк.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә дог-бокслар шәһәрнең берничә җәмәгать киңлегендә бар: Горки-Әмәт урманында, Фучик урамындагы бульварда һәм «Комсомолец» паркында.
Исегезгә төшерәбез, 20 нче майда Казанның «Черек күл» паркында яшь эт асраучы мәктәбен тәкъдир итү булачак. Проект шәһәр халкына өйдә йорт хайваннары барлыкка килүгә җайлашырга ярдәм итәчәк. Оештыручылар укыту программасы турында сөйләячәкләр, укытучыларны – кинологларны һәм зоопсихологларны тәкъдим итәчәкләр.