Дәресләр һәр шимбә көнне узачак.
Фото: Денис Гордийко
Һәр шимбә 11:00 сәгатьтә парк бозында 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган яшь казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бушлай мастер-класслар узачак. Балаларга шөгыльләнү уңайлы булсын өчен, оештыручылар дәресләр өчен махсус зона бүлеп биргән.
Яшь фигуралы шуучыларга мастер-класста катнашу өчен үзләре белән тимераяк алып килергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе. Үз тимераяклары булмаган очракта, аларны шугалак прокатында алырга мөмкин. Аренданың бәясе сәгатенә 100 сум тәшкил итәчәк.