Бозда яшь хоккейчылар, «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары, спорт ветераннары, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре очрашты.
Фото: Денис Гордийко
Турнир ачылу белән катнашучыларны һәм җанатарларны Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов котлады. «Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән барыгызны да зур спорт бәйрәмендә сәламләвемә шатмын. Бүген биредә шәһәребезнең иң яхшы хоккейчылары – турнирның район этапларында җиңүче һәм призер булган 24 команда җыелды. Без сезгә уңышлар телибез, сез – инде болай да иң яхшылары. Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт яшәү рәвешен яратыгыз һәм сәламәт булыгыз», – дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.
Хоккей тартмасына катнаш «яшел» һәм «ак» командалар чыкты. Алар составына яшь хоккейчылар, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов, ТР Хоккей федерациясе вице-президенты һәм Казан хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары Александр Бурмистров һәм Дмитрий Юдин керде.
Спортчылар 20 минутлык ике период уйнадылар. Исәпне «яшелләр» ачты, көндәшләр капкасына беренче алканы уенчы Гадел Демьяненко кертте. Көрәштә «аклар» да калышмады. Командага иң күп голны хоккей буенча 1998 елгы Россия чемпионы, ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев алып килде.
Очрашу «яшелләр» файдасына 9:8 исәбе белән тәмамланды.
Матч тәмамланганнан соң, һәр яшь уенчыга фирма кәшәкәләре тапшырылды, җиңүче команда ачылыш кубогын алды.
«Алтын алка»ның шәһәр этабында барлыгы 2080 яшь хоккейчы һәм 103 команда катнаша, алар гомуми белем бирү мәктәпләре базасында, ишегалды командаларыннан, яшүсмерләр клубларыннан һәм шәһәрнең спорт мәктәпләреннән җыелган.
Турнирның шәһәр этабы Казанда 20 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ул ике дивизионда уза – дүрт яшь төркемнәре буенча «Спорт» һәм өч яшь төркеме буенча «Ишегалды спорты». Шәһәр ярышларында «Спорт» һәм «Ишегалды спорты» дивизионнарында уен матчлары нәтиҗәләре буенча һәр яшь төркемендә беренче урынны алган командалар «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышларының республика турнирында катнашачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр, дипломнар, истәлекле статуэткалар белән бүләкләячәкләр. Казанның Хоккей федерациясенең гомуми приз фонды 510 мең сум тәшкил итә.