Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Бүген 18:30 сәгатьтә Казанның «Черек күл» паркында инглиз теле буенча ачык дәрес узачак.
Дәрес 11 нче июльдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья шоколад көненә багышланачак. Дәрестә бәйрәм турында кызыклы фактлар өйрәнәчәкләр, яңа лексика үзләштерәчәкләр һәм сөйләшү практикасы үткәрәчәкләр.
Очрашу парк амфитеатрында, ә һава торышы яңгырлы булса – җәйге йортның беренче катында узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Моннан тыш, бу айда тагын ике дәрес үткәрү планлаштырылган. Алар 17 нче һәм 28 нче июльдә узачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.