Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.08.2022, 11:15

Казанның «Черек күл» паркында джинс мәдәнияте фестивале узачак

Килүчеләрне күргәзмә, лекция, мастер-класслар һәм концерт көтә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). 3 нче августта Казанның «Черек күл» паркында «Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында джинс мәдәнияте фестивале узачак. Килүчеләр заманча джинс модасының актуаль трендлары белән таныша алачаклар.

Фестивальдә «Культ буларак джинсалар» күргәзмәсе, заманча джинс мәдәнияте турында лекция (аны Казанның социаль-көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов үткәрәчәк), денимнан кием-салым кастомайзингы буенча мастер-класслар, бию мәктәбеннән бию флешмобы узачак. Музыканы яратучылар рок мәктәбе һәм Chk төркеме тәрбияләнүчеләре башкаруында легендар «Кино» төркеме һәм Виктор Цойның хитларын тыңлый алачак.

Чара 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте. Фестивальгә килүчеләр өчен мәҗбүри дресс-код – джинс атрибутикасы каралган.

Барлык яңалыклар