В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июнь). Бүген Казанның «Черек күл» паркында берьюлы ике бәйрәм – Россия көне һәм «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Мәйданчыкта фотокүргәзмә эшли, квестлар һәм мастер-класслар уза, ансамбльләр һәм хореография коллективлары чыгыш ясый. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «Бөек Россия» фотокүргәзмәсен карады, «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсенең «Яшь динамочы» квестында катнашучылар белән аралашты, «Динамо» спорт мәктәпләре күргәзмәсе белән танышты һәм клуб атлетлары – төрле спорт дисциплиналары вәкилләре белән әңгәмә корды.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм студентлар отрядлары активистлары төбәк башлыгына Татарстан студентлар отрядлары эшләгән территорияләрне төзекләндерү проектларын күрсәттеләр. Шулай ук республика Рәисе Россия студент отрядлары идарәсе рәисе Михаил Киселев белән аралашты. Ул ноябрьдә Казанның Бөтенроссия студентлар отрядлары слетын кабул итәчәге турында сөйләде. Анда 3 меңгә якын кеше катнашачак. «Яхшы эш. Ярдәм итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сәламләү сүзендә Республика Рәисе бәйрәм кунакларын Россия көне белән котлады: «Без илебез, аның күп гасырлык тарихы, героик үткәне, мәдәният һәм традицияләрнең күптөрлелеге белән горурланабыз». Ул өстәп әйткәнчә, Ватанга моңарчы күрелмәгән басым шартларында, бәйрәм тагын да зуррак әһәмияткә ия.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тышкы чакыруларга карамастан, Россия Президенты Владимир Путин курсы ярдәмендә көннән-көн дәүләтнең хәрби-оборона потенциалы ныгый, икътисадның тотрыклылыгы саклана, җәмгыятебезнең берләшүе арта.
«Татарстан – Россия Федерациясенең терәк субъектларының берсе, алдынгы һәм икътисадый яктан уңышлы регион. Безнең казанышларыбыз нигезендә – республика халкының иҗади хезмәте», - дип ассызыклады ТР Рәисе. Ул республиканың көчле Россия үсешенә, тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен барлык буын вәкилләренә рәхмәт белдерүен өстәде.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер мөһим вакыйганы – «Динамо» җәмгыятенең 100 еллыгын билгеләп үтте. «Аның тарихы – триумфлар һәм спорт рекордлары елъязмасы гына түгел, ә бурычка тугрылык һәм Ватанга чын күңелдән хезмәт итү традицияләре дә», – диде ул һәм «Динамо»ның тәрбияләнүчеләрен, тренерларын һәм җанатарларын гасырлык юбилее белән котлады.
Ахырда Рәис ГТО комплексы отличникларын һәм Россия көненә һәм «Динамо» юбилеена багышланган җиңел атлетика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде.
Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, төбәктәге «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров катнашты, дип хәбәр итә төбәк башлыгының матбугат хезмәте.