Шәһәрлеләрне спорт мастерлыгына кандидатлар һәм хореографлар өйрәтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Казанда "Черек күл" паркында фигуралы шуу мәктәбе ачыла, анда һәркем языла ала. Шәһәр халкын тәҗрибәле тренерлар – спорт мастерына кандидатлар һәм хореографлар өйрәтәчәкләр.
Бозда шуарга өйрәнүчеләрне дә, тимераякта ышанычлы торучыларны да өйрәтәчәкләр. Яшь фигуристларга тимераякларның төрле төрләре турында сөйләячәкләр, сын-гәүдәне дөрес тотарга, шулай ук боздагы беренче хәрәкәтләргә өйрәтәчәкләр. Тренерлар борылыш ясау һәм туктап калу юлларын күрсәтәчәкләр. Тәҗрибәле укучыларны катлаулы элементлар ясарга өйрәтәчәкләр, шулай ук хоккей уйнаганда ярдәм итәчәк шуу техникасына өйрәтәчәкләр.
Дәресләрне кышкы сезон ахырына кадәр үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе. Тулырак мәгълүмат алырга һәм дәрескә +7(999)163-02-21 телефоны буенча язылырга мөмкин.