Инде коймалар урнаштырылган һәм боз кыры әзерләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казанның «Черек күл» паркында шугалак ясый башладылар. Хәзерге вакытта аның өчен коймалар урнаштырылган һәм боз кыры әзерләнә.
Шугалак салыр алдыннан әзерлек эшләре алып барылды: ясалма сулык төбен киптерделәр һәм чистарттылар. Шугалак якын арада эшли башлар дип планлаштырыла – ачылу датасы һава торышына бәйле.
Ачылу тантанасыннан соң, шугалак территориясендә тимераяклар прокаты эшлиячәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Узган ел «Черек күл» паркында шәһәр халкы һәм кунаклар Яңа елны каршы алды – бәйрәм төнендә биредә 10 меңгә якын кеше булды.
Исегезгә төшерәбез, алдагы көнне Горький исемендәге паркта «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак ачылды.