Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.06.2020, 14:18

Казанның «Черек күл» паркындагы юллар өслеген яңарта башладылар

«Черек күл» паркын реконструкцияләү 2015 елда башланды һәм берничә этапта уза.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). Казанның «Черек күл» паркында юллар өслеген яңарта башладылар. Төп аллеяларда җәмәгать киңлеген төзекләндерүнең өченче чираты кысаларында гранит валчыкны брусчатка белән алыштырачаклар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясе.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сүзләренчә, шәһәр халкы юлларны яңартуны сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш, өслек күл периметры буйлап да алыштырылачак, анда озынлыгы 1 чакрымга кадәр озынлыктагы йөгерү резина юллары сузылачак.

Шулай ук «Черек күл» паркында төзекләндерүнең өченче чираты кысаларында яшеллекләр санын арттырырга, Лобачевский урамы ягыннан арканы төзекләндерергә, керү төркемнәрен һәм коймаларны ремонтларга, яктырту җайланмалары өстәргә, өстәмә видеокүзәтү камераларын урнаштырырга планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» паркын реконструкцияләү 2015 елда башланды һәм берничә этапта уза. 2016 елда беренче чират кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Аерым алганда, паркның төп истәлекле урыны - «Гашыйклар аркасы» төзекләндерелде. Шулай ук үзәк баскычны яңадан төзеделәр. Эшләр парк үзәгендәге ачык мәйданчыкка, балалар уен зонасына да кагылды. Өстәмә сукмаклар, юл буйлап түгәрәк плафонлы ландшафт фонарьлары, шулай ук яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары, воркаут, пергол зонасы  һәм сәхнә барлыкка килде. Эшләрнең икенче чираты 2017 елда старт алды, яшелләндерү, җәяүлеләр юлларын һәм тематик зоналарны, боз шугалагы территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итте.
Барлык яңалыклар