Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2019, 10:58

Казанның «Мәскәү» полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

«Мәскәү» полиция бүлеге территориясендә 5 тәртип саклау пункты урнашкан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Казанда «Мәскәү» полиция бүлеге башлыгы вазыйфасына элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган полиция подполковнигы Александр Михеев билгеләнде. Яңа җитәкчене кичә «Мәскәү» полиция бүлегенең шәхси составына тәкъдим иттеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Алексей Соколов билгеләп үткәнчә, яңа җитәкченең һөнәри эшчәнлеге 20 ел Казанның хокук саклау органнары белән бәйле. Ул гади хезмәткәрдән җинаятьчеләрне эзләү җитәкчесенә кадәр юл узган, һәм бу вазыйфада аның лидерлык сыйфатлары һәм оештыру сәләте тулысынча чагылыш тапты, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, узган елның май аенда полиция бүлегенең шәхси составы Сабан ур., 7б адресы буенча яңа бинада эшли башлады. «Мәскәү» полиция бүлеге территориясендә 5 тәртип саклау пункты урнашкан, ул 74 мең кешегә, 280 торак йортка, 14 мәктәп һәм 17 балалар бакчасына хезмәт күрсәтә. 

Барлык яңалыклар

Казанның «Мәскәү» полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Казанда «Мәскәү» полиция бүлеге башлыгы вазыйфасына элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы вазыйфасын башкарган полиция подполковнигы Александр Михеев билгеләнде. Яңа җитәкчене кичә «Мәскәү» полиция бүлегенең шәхси составына тәкъдим иттеләр. </p> <p> Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Алексей Соколов билгеләп үткәнчә, яңа җитәкченең һөнәри эшчәнлеге 20 ел Казанның хокук саклау органнары белән бәйле. Ул гади хезмәткәрдән җинаятьчеләрне эзләү җитәкчесенә кадәр юл узган, һәм бу вазыйфада аның лидерлык сыйфатлары һәм оештыру сәләте тулысынча чагылыш тапты, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте. </p> <p> Исегезгә төшерәбез, узган елның май аенда полиция бүлегенең шәхси составы Сабан ур., 7б адресы буенча <a href="http://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/ilsur-metshin-i-artem-khokhorin-otkryli-novoe-zdanie-otdela-politsii-moskovskiy/" target="_blank">яңа бинада</a> эшли башлады. «Мәскәү» полиция бүлеге территориясендә 5 тәртип саклау пункты урнашкан, ул 74 мең кешегә, 280 торак йортка, 14 мәктәп һәм 17 балалар бакчасына хезмәт күрсәтә.  </p>