В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коляскадагы инвалидлар һәм сукыр пассажирлар өчен 36 нчы автобуста махсус җиһазлар урнаштырылган
Фото: Казан Башкарма комитетының транспорт комитеты
«Сөйли торган шәһәр» системасының презентациясе «293 нче даруханә» тукталышында узды. Казанның транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров билгеләп үткәнчә, тукталыш сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр еш йөри торган объектлар янында урнашкан.
«Әлеге узел аша өч автобус һәм бер троллейбус маршруты үтә, бу 90 берәмлек җәмәгать транспорты дигән сүз. Сынаулар уңышлы узган очракта, «Сөйли торган шәһәр» системасын башка транспортка урнаштыру мәсьәләсе дә карап тикшереләчәк», – диде Алексей Сидоров.
«Сөйли торган шәһәр» системасы илнең 43 төбәгендә файдаланыла. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле пассажирлар телефондагы мобиль кушымта ярдәмендә шоферга хәбәр җибәрә, шул рәвешле ул, тукталышка якынлашканда ук, пандусны ачарга яки ишек өстендәге тавышлы маякны кабызырга кирәклеген алдан белеп тора. Казанда системаны бер ай дәвамында сынаячаклар.
«Әлеге система безгә кайсы автобус килгәнен белергә, ишекләрне табарга, шулай ук кайсы тукталышта чыгарга кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Без, күрү буенча инвалидлар, төбәк оешмасының Казан бүлекчәсе әгъзалары, шәһәр транспортында махсус җиһазлар урнаштыруны күп еллар дәвамында сорыйбыз», – дип ассызыклады Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге директоры Антон Агафонов.
Быел шулай ук сукырлар өчен шәһәрнең сигез участогында 56 «Триоль-М» җәяүлеләрне тавыш белән озату җайланмаларын урнаштыру планлаштырыла. Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, 2023 елда шәһәрнең светофорлы 33 юл киселешендә 250 шундый җайланма урнаштырылган. Казанның тагын 109 участогында «Соловей» тибындагы 283 тавыш сигнализаторы монтажланган.