Музыкаль кичә Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуына багышланган.
Фото: Казан социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). 10-нчы апрель көнне Социалистик көнкүреш музеенда Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуына багышланган спейс-рок концерты узачак.
Кичәдә Pink Floyd, Hawkwind, Space, Zodiaс, Rockets, Cocteau Twins төркемнәре репертуарыннан әсәрләр яңгыраячак. Казан музыкантлары танылган чит ил хитларын гына түгел, ә үзебезнең ил хитларын да башкарачак – «Заправлены в планшеты космические карты», «Трава у дома», «Притяжение земли» һәм башкалар.
Концертның хедлайнерлары Казанның популяр блюзмены Камрад Листков һәм «Листья травы» төркеме, шулай ук баянчы Айдар Вәлиев булачак. Алар кунакларга блюз-рок стилендәге космик темага музыкаль джем бүләк итәчәк, дип хәбәр итте Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов. Концерт 20.00 сәгатьтә башлана.
Кичәнең атмосферасын «Человек улыбка» фотокүргәзмәсе тулыландыра, анда үз гомеренең төрле чорларында елмаеп торган Юрий Гагарин сурәтләнгән фотолар урын алды.