В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы һәм кунаклары «Игла» фильмын төшерү вакытында ясалган фотосурәтләрне күрәчәк һәм «Кино» төркеме репертуарыннан җырлар ишетәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). 14-нче августта Казанның Социаль-көнкүреш музеенда Виктор Цойны искә алу көне узачак. Музыкантның үлеменә 30 ел тулу алдыннан монда аның иҗатын яратучылар җыелачак.
Бу көнне 80-90-нчы еллардагы фотолар, журналлар, китаплар, кассетлар, дисклар һәм значоклар тәкъдим ителәчәк «Кинохроника подполья» күргәзмәсе ачык булачак. Казанда узачак экспозиция өчен фотографияләрне үз шәхси архивыннан Виктор Цойның дусты - танылган режиссер Рәшит Ногманов тәкъдим итте. Аларда Виктор Цой төп рольне уйнаган «Игла» фильмын төшерү фрагментлары сурәтләнгән.
Бу кичәдә «Кино» төркеме репертуарыннан җырлар яңгыраячак, җыелган кунакларга шулай ук Цой җырларының татар теленә тәрҗемәләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иттеләр Социаль көнкүреш музеенда. Чара 17.00 сәгатьтә башлана.