Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2023, 11:21

Казанның Социалистик көнкүреш музеенда Владимир Высоцкийның 85 еллыгына күргәзмә тәкъдим итәчәкләр

Экспозиция ачылышында кунакларны музыкаль фатирник көтә.

Фото: Социалистик көнкүреш музее

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче гыйнвар). 24 нче гыйнварда Казанның Социалистик көнкүреш музеенда Владимир Высоцкийның 85 еллыгына багышланган күргәзмә ачылачак. Килүчеләр Петербург фоторәссамы Валерий Плотниковның шәхси коллекциясеннән истәлекле эшләрнең оригиналларын күрә алачак.

В.Плотников В.В.Высоцкий белән якыннан таныш була. Нәкъ менә ул башкаручы һәм аның хатыны Марина Владиның пластинка тышлыгы өчен уртак фоторәсемгә төшүне үткәрә, соңрак ул Германиядә чыга. Аның эшләре шулай ук «Мелодия» фирмасының винил дисклары һәм аудиокассета тышлыклары өчен материаллар була. Аларны плакатларда, дивар һәм кесә календарьларында очратырга мөмкин. Рәсемнәр күп журналларда бастырыла.

Социалистик көнкүреш музеенда хәбәр ителгәнчә, экспозициягә шулай ук магнитофон катушкалары, китаплар, журналлар, сувенирлар, винил дисклар, шигырьләр язылган кулъязма дәфтәрләр һәм Высоцкий истәлегенә бәйле түштамгалар керәчәк. Кунакларга Таганкадагы театр афишасын һәм «Гамлет» спектакленең кулланылмаган билетларын тәкъдим итәчәкләр.

Сирәк экспонатлар күргәзмәгә В.Высоцкийның концерт директоры Валерий Янклович, шулай ук актер һәм продюсер Анатолий Бальчев ярдәмендә кертелгән. Әйтик, килүчеләр кулларына Марина Влади язган «Владимир, или Прерванный полет» китабының күчермәсен ала алачак. Әсәрне музейга тәрҗемәче Юлия Абдулова тапшырган.

Экспозиция ачылышында кунакларны музыкаль фатирник көтә, анда Владимир Высоцкийның иҗади мирасыннан Казан музыкантлары башкарачак әсәрләр яңгыраячак.

Күргәзмә 14:00 сәгатьтә Университет ур., 6 адресы буенча ачылачак. Тулырак мәгълүматны +7(919)646-83-22 телефоны буенча белергә мөмкин.
Барлык яңалыклар