«Стиль жизни – Советский!» дип аталган яңа күргәзмә СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.
Фото: Социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). 26 нчы декабрьдә Казанның Социалистик көнкүреш музеенда «Стиль жизни – Советский!» күргәзмәсе ачылачак. Ул СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.
Экспозициядә Советлар Союзында яшәгән һәр кешегә таныш булган ике меңнән артык предмет күрсәтелгән. Килүчеләр китаплар, журналлар, сувенирлар, уенчыклар, винил пластинкалар, музыка белән аудиокассеталар, кием үрнәкләре, значоклар, почта маркалары, мәктәп формасы һәм дәреслекләр күрә алачак. Күргәзмәнең иң кызыклы экспонатларының берсе 1991 елда партбилетлар тышлыгыннан тегелгән күн куртка булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Күргәзмә 10 нчы февральгә кадәр Университет ур., 6 адресы буенча ачык булачак.