В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны академик Валентин Глушко гаиләсе тапшырды.
Фото: Социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Казанның социалистик көнкүреш музеена конструктор Сергей Королевныкы булган җиһазлар тапшырылды. Аны академик Валентин Глушко гаиләсе тапшырды.
Танылган совет галиме, ракета-космик системалар конструкторы Сергей Королев Казанда 1942 елдан 1945 елга кадәр булган. Сергей Королев һәм Валентин Глушко күршеләр булган, Лядов урамындагы 5- нче номерлы йортта яшәгән.
1946 елда Сергей Королев эшләгән ОКБ-16 Мәскәүгә күченгән, ләкин аңа караган җиһазлар Казанда калган. Аны Совет инженерының һәм ракета-космик техника өлкәсендәге галим Валентина Глушконың кызы – Евгения Валентиновна Глушко саклый, ул әле дә Казанда яши. Шулай ук ул музейга гаилә архивын – фотографияләрен, китапларын, газета һәм журналдан кисеп алынган материалларны, әтисенең язышкан хатларын тапшырды, дип хәбәр итте KZN.RU порталына музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.
Тапшырылган барлык экспонатларны 9-нчы апрельдә 14.00 сәгатьтә Социалистик көнкүреш музеенда Евгения Глушко шәхсән үзе тәкъдир итәчәк.