10-нчы июнь көнне артистка иҗатына багышланган махсус юбилей күргәзмәсе ачыла.
Фото: Казан социалистик көнкүреш музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). 10-нчы июнь көнне Казан социалистик көнкүреш музеенда Казанда туган Совет һәм Америка җырчысы Аида Ведищеваның иҗатына багышланган күргәзмә ачыла. Экспозиция артистканың 80 яшьлегенә багышланган.
Анда «Мелодия» фирмасының төрле еллардагы фотосурәтләре, пластинкалары күрсәтеләчәк. Зур экранда Аида Ведищеваның чыгыш фрагментлары белән кинохроника кадрлары күрсәтеләчәк. Музейның музыка сәхнәсендә Константин Хабенский мәктәп-студиясе укучылары җырчы репертуарыннан җырлар башкарачак бәйрәм концерты бирәчәкләр, дип хәбәр итә музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.
Күргәзмә 10:00 сәгатьтә ачылачак, керү бушлай.
Искәртеп узабыз, җырчы Аида Ведищева Казанда 1941 елның 10-нчы июнендә туган. Ул «Кавказская пленница», «Бриллиантовая рука», «Песенка о медведях», «Помоги мне», «Лесной олень», «Колыбельная медведицы» һәм башка культ совет киноленталары һәм мультфильмнарыннан җырлар башкаручы.