Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2022, 10:20

Казанның социалистик көнкүреш музеенда дөньяда беренче видеомагнитофон ясаучы Александр Понятовка багышланган күргәзмә ачыла

Килүчеләр совет аппаратурасыннан файдалана һәм кассетада фильмнар карый алачак.

Фото: Казан социалистик көнкүреш музее

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче март). 23 нче мартта Казанның социалистик көнкүреш музеенда дөньяда беренче видеомагнитофон ясаучы Александр Понятовка багышланган күргәзмә ачыла. 25 нче мартта инженерның тууына 130 ел була. Килүчеләр Александр Понятовның казанышлары турында беләчәк, шулай ук Совет видеотехникасын үз күзләре белән күрәчәк.

Экспозициядә безнең илдә 80 нче елларда популяр булган видеомагнитофон тәкъдим ителәчәк, шулар арасында киң танылу алган ВМ-12 дә бар. Килүчеләр аппаратурадан файдалана, үзебездә җитештерелгән кассеталарны карый һәм совет видеотехникасының башка модельләре турында белә ала.

Күргәзмә 1 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.

Инженер Александр Понятов Казан губернасы Казан өязенең Рус Әйшәсе авылында туган. 19 яшендә ул Казан университетына укырга керә, аннан соң Император Мәскәү техник училищесына күчә. 1920 нче еллар ахырында Александр Понятов Америкага килеп чыга. Төрле компанияләрдә электр инженеры булып эшли, 1944 елда APEX исемле үз фирмасын төзи. 1956 елның 14 нче апрелендә Александр Понятов һәм аның корпорациясе үз эшләнмәләренең берсен – дөньяда беренче VR-1000 видеомагнитофонын тәкъдим итә.

Барлык яңалыклар