В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кешеләр күпләп була торган сәгатьләрдә линиядә 10 состав йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). 21 нче декабрьдән Казан метрополитенында линиягә өстәмә электр поезды чыгачак. Бу пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хәрәкәт аралыгын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Шулай итеп, кешеләр күпләп була торган сәгатьләрдә линиядә 5 минут 33 секунд интервал белән 10 состав йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Казан метрополитены 28 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәткән. Декабрьнең 19 көнендә җир асты электр транспортыннан 1,6 миллионнан артык кеше файдаланган.