В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Кәҗә бистәсе» станциясендә 26 дренаж рәшәткәсе яңартылган
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
Шулай ук «Габдулла Тукай мәйданы», «Кремль», «Кәҗә бистәсе», «Әмәт» һәм «Сукно бистәсе» станцияләрендә хәрәкәте чикле пассажирлар өчен түшәлгән сары кисәтү полосаларының 462 метр озынлыктагы участогы яңартылган.
Метрополитен хезмәте «Кәҗә бистәсе»ндә 26 дренаж рәшәткәсен тәртипкә китергән. Ә «Әмәт» һәм «Сукно бистәсе»ндә белгечләр 25 искергән шпалны, электр депосына бару юлларында яраксыз хәлгә килгән 52 терәкне алыштырган.
Тоннельләрне һәм станцияләрне юуга аерым игътибар бирелә. «Имәнлек»тән «Горки»га кадәр төп юллар буенча 5 мең 34 метр тоннель чистартылган. Хәзер хезмәткәрләр «Әмәт» һәм «Кремль» станция юллары буенча юл стеналарын, лотокларны һәм тәрәзә төпләрен юалар. Станцияләр көн саен җыештырыла.
Барлык эшләр төнлә башкарыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.