Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2026, 11:39

Казан метрополитенында ике атна эчендә 13,1 чакрым тоннель юганнар

Станцияләрдә 42 ишек төзекләндерелгән һәм 63 дивар плитәсе алыштырылган

Фото Метроэлектротранс муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителә

Ике атна эчендә Казан метросы карамагындагы Юл хуҗалыгы хезмәтенең Тоннель корылмалары дистанциясе хезмәткәрләре 13,1 чакрымнан артык тоннель юган.

«Авиатөзелеш» станциясеннән «Дубравный» станциясенә кадәрге участоктагы беренче төп юлда 11 чакрымнан артык ара махсус агрегат белән юылган. Тоннельнең икенче төп юлы буйлап «Әмәт » станциясеннән «Сукно бистәсе» станциясенә кадәрге тимер юл өлешендә 1100 метр ара кулдан юылган. Моннан тыш, хезмәткәрләр «Әмәт» станциясендә 600 квадрат метр тирәсе метро диварларын һәм рельслар арасындагы уемнарны кулдан юганнар.

Ике атна эчендә предприятие хезмәткәрләре тарафыннан станцияләрдә 42 ишек төзекләндерелде, «Габдулла Тукай мәйданы» станциясенең җәяүлеләр кичүендә 17 идән плитәсе һәм «Әмәт», «Габдулла Тукай мәйданы», «Горки» станцияләрендә 63 дивар плитәсе алыштырылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Тоннельләрдә 622 агач шпал төзекләндерелгән һәм башка мөһим эшләр башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрымга сузылган трамвай юлына, 313 чакрым озынлыктагы трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәренә хезмәт күрсәтә.

Башкарыла торган эшләр санына карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, кече станцияләрен һәм кабельләрне яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.

Хәзер шәһәрдә хәрәкәт итүче барлык составны электр белән туендыра торган 30 кече станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура шактый тузган булып санала: 131 чакрым контакт челтәрен, 35 чакрым кабель линиясен капиталь төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр. Шулай ук электр белән туендыра торган дүрт кече станцияне реконструкцияләү ихтыяҗы бар.

Барлык яңалыклар