В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр тәүлек буе башкарылган
Марат Мөгыйнов фотосы
Соңгы ике атнада Казан метрополитенында инфраструктураны карап тоту буенча комплекслы эшләр башкарылган: хезмәткәрләр 18,5 чакрымнан артык тоннельләрне юган, станцияләрдәге җиһазларны төзекләндергәннәр һәм юл хуҗалыгына хезмәт күрсәткәннәр. Эшләр поездларның имин һәм өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү өчен көндез дә, төнлә дә алып барылган.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, «Авиатөзелеш» станциясеннән «Дубравная» станциясенә кадәрге участокта тоннельне юа торган махсус агрегат белән беренче төп юлда 13 713 метр ара юылган. Моннан тыш, «Җиңү проспекты», «Г.Тукай мәйданы» һәм «Әмәт» станцияләрендә 2200 квадрат метр метро стеналарын һәм рельслар арасындагы уемнарны кулдан юганнар.
Беренче төп юлда «Кремль» – «Г.Тукай мәйданы» станциясе аралыгында 900 метр тоннель һәм «Г.Тукай мәйданы» – «Сукно бистәсе» станциясе аралыгында 1 265 метр тоннель, икенче төп юлда «Сукно бистәсе» – «Г.Тукай мәйданы» станциясе аралыгында 500 метр тоннель кулдан юылган.
Параллель рәвештә юл хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре станция җиһазларын төзекләндергән: «метро» төрендәге 52 ишек төзекләндерелгән, «Яшьлек» станциясендә 60 тактиль плитка, шулай ук «Әмәт» станциясендә аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен куелган пандуста 35 идән һәм стена плитәсе алыштырылган.
Электр депосы территориясендә күчерү юллары һәм паркка керү-чыгу юллары кардан чистартылган, 150 метр рельс һәм 53 метр тоннель юлын көйләнгән.
Алдарак Казан метросында «Русич» дигән яңа ел поезды йөри башлавы турында хәбәр ителгән иде. Состав вагоннарына чыршы уенчыклары һәм гирляндалар эленгән, тәрәзәләр Кыш Бабай һәм әкият геройлары сурәтләре белән бизәлгән.