В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә профилактик рейд барышында җәмәгатьчелек транспортында битлексез 900 пассажир теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
Тикшерү 9.00-10.00 сәгатьләрдә җиде станциядә: «Г.Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Горки», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләрендә, шулай ук поездларда үткәрелде. Кисәтүдән соң барлык 25 пассажир да битлекләрен кигән.
Шулай ук автобуслар һәм троллейбусларда пассажирларның шәхси саклану чаралары булуын бүген иртән «Тукай мәйданы» тукталышында тикшергәннәр.
Кичә Казанның җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан башка йөргән 88 пассажир ачыкланган. Кисәтүдән соң барлык пассажирлар битлекләрен кигән. Барлыгы 352 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде, тикшерү 22 контроль ноктада узды, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.