«Габдулла Тукай мәйданы» станциясендә мозаик панноны торгызу дәвам итә: 480 элемент җыелган
Казан метрополитены станцияләрендә соңгы ике атнада платформаларда, җыеннарда һәм җәяүлеләр кичүләрендә 147 идән һәм дивар плитәсен алыштырганнар. «Кремль» станциясендә дә белгечләр юл бетоны 600 кв.м түшәгәннәр. Ә «Габдулла Тукай мәйданы» станциясендә мозаика торгызу эше дәвам итә – бу вакыт эчендә хезмәткәрләр панноның 480 элементын җыйганнар.
Моннан тыш, юл хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре 21 ишекне ремонтлаган, ә электр депосында парк юлларында 54 яраксыз шпал алыштырган.
Тоннельләр һәм станцияләр юдыртуга зур игътибар бирелә. Махсус техника ярдәмендә «Авиатөзелеш» тән «Кремль» станциясенә кадәр беренче юл буенча җиде мең метрдан артык тоннель чистартылган, икенчесе – шул ук станциядән «Төньяк вокзалга» кадәр – мең ярымнан артык. Шулай ук «Кремль», «Сукно бистәсе», «Әмәт» һәм «Габдулла Тукай мәйданы»нда хезмәткәрләр юл стеналарын юганнар.
Эшләр төнлә поездлар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм эштә җитешсезлекләрне булдырмау өчен башкарыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.