Бүген Казан метрополитенында, БРИКС Уеннары алдыннан, «Чех» моделенең яңартылган беренче поезды йөри башлады. Электр депосы хезмәткәрләре составның читәнен ремонтладылар һәм аны оешманың яңа стиле нигезендә көмеш-фирәзә төсенә буядылар.
Поездда өлешчә нигезне һәм өслекне алыштырдылар, барлык составта яңа тәгәрмәч парлары урнаштырдылар. Эшчеләр тормозны ремонтладылар, тормоз һәм пневматик җиһазларының әсбапларын сынап карадылар, һава резервуарларын техник яктан тикшерү эшләрен башкардылар. Автототаштыргычлы җайланмалар, эчке җиһазлар, компрессорлар ремонтланган.
«Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, электротехник җиһазлар да тергезелгән. Оешма белгечләре ток алгычларны, үлчәү әсбапларын, радиоэлемтәнең поезд аппаратурасын, аккумулятор батареяларын, җиргә тоташтырылучы җайланмаларны ремонтладылар, саклагыч аппаратураны, төркем күчереп ялгагычларны һәм контакторларны җайга салдылар һәм сынап карадылар.
Планнарда — «Чех» моделенең дүрт поездын буярга һәм ике составтагы тәгәрмәчле парларны алмаштырырга. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән узган ел 2005 елда чыккан биш поезд өчен 80 тәгәрмәч пары сатып алынган.