В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Горки» һәм «Әмәт» станцияләрендә шумый торган резин өслек җәелде.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Казан метрополитенының «Горки», «Әмәт», «Сукно бистәсе», «Габдулла Тукай мәйданы», «Кремль», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Төньяк Вокзал» станцияләрендә кыш алдыннан икенче рәт ишекләр урнаштырылды.
«Дубравная» метро станциясендә җәйге чорда ишекләр салдырылмаган иде, ә «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләренә икенче рәт таләп ителми, чөнки касса залларына керү урамнан ерак урнашкан.
Метрополитенны кышка әзерләү эшләре дәвам итә. Мәсәлән, элек «Горки» һәм «Әмәт» метро станцияләренең җәяүлеләр кичүендә пассажирлар соравы буенча резин өслек урнаштырылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесематбугат хезмәте.