Аннан iOS платформасында смартфон хуҗалары файдалана алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Бүген Казан метрополитенында юлга экспресс-түләү өчен Express Transit яңа технологиясен эшләтеп җибәрделәр. Аннан iOS платформасында смартфон хуҗалары файдалана алачак (WatchOS платформасында) – алар режимны активлаштыру турында хәбәр алачак һәм файдалану кагыйдәләрен өйрәнә алачак. Шулай ук әлеге җитештерүченең мобиль түләүләре системасына бәйле теләсә нинди карта белән дә түләү мөмкин.
«Метроэлектротранс» МУПда хәбәр итүләренчә, моның өчен юл хакын метрополитенның контактсыз банк карталары белән түләүгә ярдәм итүче барлык турникетлары махсус яңартылды. Хәзер телефон яки сәгатьне турникетка куеп, юл хакын түләп була. Телефонны йокы режимыннан чыгару, бармак эзе (Touch ID), йөз (Face ID) яки пароль белән түләүне раслау кирәк түгел.