В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр тәүлек буе башкарылган
Соңгы ике атнада Казан метрополитены тоннельләрендә якты диодлы 358 лампа алыштырылган. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең электр белән тәэмин итү дистанциясе хезмәткәрләре «Кәҗә бистәсе» – «Кремль» станцияләренең беренче һәм икенче юллар арасындагы халык йөри торган урыннарга яңа лампалар куйган.
Моннан тыш, хезмәткәрләр берләштерелгән 22 тарту-түбәнәйтү кече станциясе җайланмаларын көйләгән. Станцияләрнең барысында да 24 насос төзекләндерелгән. Кышка әзерлек кысаларында хезмәткәрләр җәяүлеләр керә торган урыннарда җылы өрдерә торган һәм инфракызыл нурланыш җайланмаларын, тоннельләрдә, станцияләрдә яктырткычларны, шулай ук вентиляция җайланмаларының торышын тикшергәннәр.
«Әмәт», «Сукно бистәсе», «Дубравная» һәм «Кремль» станцияләрендә хезмәткәрләр, салкыннар башлангач пассажирларның уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү максатыннан, котельняларга ревизия үткәргән.
Казан метросында төзекләндерү, җайга салу, тикшерү эшләре тәүлек буе алып барылды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Алдарак «Метроэлектротранс» белгечләренең шәһәр урамнарында 1,8 чакрымнан артык электр энергиясен тапшыру җайланмаларын алыштырулары турында хәбәр ителгән иде.