Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2025, 17:59

Казан метросында йөрү кыйммәтләнә

Үзгәрешләр барлык түләү чараларына да кагыла

Казан метросында йөрү кыйммәтрәк булачак. Тиешле карар премьер-министр Алексей Песошин имзасы белән ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланды. Яңа тарифлар нигезендә, юл йөрү бәясе акчалата исәп-хисап вакытында да, банк картасы яки кушымта аша түләгәндә дә 43 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр кешенең алган картасы 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрү өчен икән, ул очракта хезмәт күрсәтү бәясе 33 сум тәшкил итәчәк. Билгеләнгән нормалардан артыграк булган зур габаритлы багажны алып бару да 43 сумга төшәчәк. Хәзерге вакытта метрода бару акчалата түләгәндә 42 сум һәм банк яки транспорт картасын кулланганда 38 сум тора.

Исегезгә төшерәбез, троллейбусларда һәм трамвайларда йөрү бәясе 2025 елның 1 гыйнварыннан артты. Якын киләчәктә үзгәрешләр җир асты электр транспортына да кагылачак. Тарифларны арттыру метрополитенны карап тотуга һәм модернизацияләүгә чыгымнарны каплау зарурлыгы белән бәйле. Бу пассажирлар өчен югары куркынычсызлык һәм уңайлылык дәрәҗәсен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Моңа кадәр Казан метрополитенының илдә иң куркынычсыз метрополитеннардан берсе булуын таныдылар, дип хәбәр иткән иде «Метроэлектротранс» МУП.

UPD: предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, метрода йөрү өчен түләү 2025 елның 28 февраленнән артачак.

Барлык яңалыклар