В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте
Фото: Марат Мөгыйнов
«Бүген беренче марафонны ничек оештырганыбызны искә төшерәбез. Ул вакытта ярышларда, ялгышмасам, мең ярымга якын кеше катнашты. Соңгы елларда Татарстанда һәм аннан читтә йөгерү хәрәкәте шактый үсте, быел без 30 мең йөгерүчене колачларга омтылабыз», – диде министр.
Казан марафоны 11 нче һәм 12 нче майда узачак. Анда катнашучылар марафон (42,2 километр) һәм ярыммарафон (21,1 километр) дистанцияләренә, шулай ук 3 һәм 10 километр дистанцияләргә йөгерә алачак. Теркәлү сылтама буенча.