В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йолдызлы кунаклар арасында – Степан Киселев һәм Алина Прокопьева.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Екатерина Виславская). Казан марафонында – 2021 елда дөньяның 29 иленнән 14 мең кеше катнашачак, шул исәптән узган еллар җиңүчеләре Степан Киселев һәм Алина Прокопьева. Ярышлар Татарстан башкаласында якындагы шимбәдә ачылачак. Пандемия чорында марафонга әзерлек үзенчәлекләре турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга аны оештыручылар сөйләде.
Ярышлар 1-нче һәм 2-нче майда узачак. Беренче көнне милләтләр парады, ГТОның 90 еллыгына багышланган 3 чакрымга йөгерү, балалар стартлары һәм TimerBaby бик нәниләр йөгерү, ә икенче көнне төп ярышлар – 10 чакрымга, 21,1 км, 42,2 км һәм башкалар, шул исәптән хендбайкаларда. Шунысы мөһим, үз номерын ГТО системасында күрсәткән катнашучылар өчен, дистанцияне уңышлы үткәч, 3 чакрымга йөгерү нәтиҗәләре тапшырылган норматив буларак исәпкә алыначак.
Ярышларда 14 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 60%-ы – читтән килүчеләр. Бу дөньяның 29 иленнән, шул исәптән Венесуэла, Көньяк Африка, Эквадор, АКШ, Мексика, Германиядән кунаклар. Йолдызлы катнашучылардан марафон буенча ике тапкыр Россия чемпионы, 2019 елның Казан марафоны җиңүчесе, трасса рекордчысы Степан Киселев һәм узган елгы җиңүче Алина Прокопьева киләчәк. «Коронавирус белән бәйле чикләүләргә карамастан, безгә башка илләрдән катнашучылар килә, һәм бу чараның статусын дөньяда алдынгыларның берсе буларак раслый. Казан марафоны шундый һәм ул иң яхшы марафоннар өчлегенә керә», – дип белдерде Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары вазифаларын башкаручы Михаил Маржохов. Катнашучыларны теркәү дәвам итә, спортчылар проект сайтында кушыла ала.
Казан марафонын уздырганда түбәндәгеләр файдаланылачак:
Старт зонасында урнаштырылганнарны исәпкә алмыйча, 3 км фан-барьерлар
10 км койма тасмасы
2300 бүлү һәм күрсәтү конуслары
100 өстәл
Традиция буенча шәһәрнең төп истәлекле урыннарына күренеш белән бик матур трасса сайланган, алар арасында Казан Кремле, Миллениум күпере, Кремль яр буе. Бу яссы трасса, биеклек җыелмасы нибары 110 метр, ул рәсми рәвештә сертификацияләнгән. «Әгәр ил рекорды куелса, әһәмиятлелеге буенча икенче А категориясе трассага рәсми рәвештә биреләчәк. Моның өчен без өч көн дәвамында трасса үлчәмнәрен башкарган үлчәүчене чакырдык», – дип билгеләп үтте TIMERMAN спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров.
Куркынычсызлык чараларын тәэмин итүгә зур игътибар биреләчәк: бер генә кеше дә йөгерүдә катнашуга каршы күрсәтмәләре булмау турында белешмәсез ярышларга кертелмәячәк, ә бөтен трасса буйлап ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кизү торачак. Һәр 2,5 км саен туклану һәм көч җыю ноктасы урнашачак. Сүз уңаеннан, быел стаканнаррдан баш тартырга булганнар – аларда изотониклар гына биреләчәк, ә суны шешәләрдә тәкъдим итәчәкләр. Шул ук вакытта станция аша соңгы спортчы узганнан соң ярты сәгать эчендә урында җыештыру эшләре башкарылачак.
Ярышларны уздыруга түбәндәгеләр җәлеп ителәчәк:
180 судья
200 стюард
165 волонтер һәм туклану пунктларында тимлидерлар
15 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 2 реанимобиль
Дистанциядә 45 медик
«Антитаран» планы буенча иминлекне тәэмин итү өчен 148 берәмлек авыр техника
«Мондый чараны пандемия шартларында уздыру дөрес микән? Бу җәһәттән кирәкле бөтен нәрсә Роспотребнадзор белән килештерелгән, хәтта катнашучылар саны да», – дип ассызыклады ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов.
Ул җиңел атлетика дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе, ә йөгерү – җиңел атлетика кына түгел, ә башка спорт төрләренең дә нигезе, дип билгеләде. Шуңа күрә Казан марафонын уздыру – спортны популярлаштыруга өлеш кертү.
26-нчы апрель 9:00 сәгатьтән 2-нче май 22:00 сәгатькә кадәр – Үзәк стадионның парковкасы, Ташаяк урамы һәм Кремль яр буе урамы ягыннан.
30-нчы апрель 23:00 сәгатьтән 2-нче май 22:00 сәгатькә кадәр – Ташаяк урамы, Сул як Болак урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр, ике юнәлештә; Мәскәү урамы буенча 2-нче номерлы йорттан башлап Ташаяк урамына кадәр, ике юнәлештә.
2-нче май 5:30 сәгатьтән 14:15 сәгатькә кадәр – Кремль яр буе урамы, Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, ике юнәлештә; Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, Киров дамбасына таба юнәлештә; Кремль яр буе тармаклары арасында; Батурин урамы, Большая Красная урамыннан Кремль яр буе урамына кадәр, ике юнәлештә; Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан алып Уң як Болак урамына кадәр, бер юнәлештә; Чернышевский урамыннан Кремль дамбасына кадәр, бер юнәлештә; Кремль дамбасыннан Ташаяк урамына кадәр, бер юнәлештә; Кремль яр буенда, Сибгат Хәким урамыннан башлап Ташаяк урамына кадәр, ике юнәлештә.
2-нче май көнне 5:45 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр – Декабристлар урамы, Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр ике юнәлештә.
2-нче май 5:45 сәгатьтән 9:30 сәгатькә кадәр – Ибраһимов проспекты, Чистай урамыннан Восстание урамына кадәр, ике юнәлештә.
2-нче май 5:45 сәгатьтән 9:15 сәгатькә кадәр – Волгоград урамы, Ибраһимов проспектыннан алып Декабристлар урамына кадәр, ике юнәлештә.
2-нче май 6:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр – Уң як Болак урамы, Пушкин урамыннан Чернышевский урамына кадәр, шулай ук Сул як Болак урамы, Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр.
2-нче май 6:30 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр – М.Сәлимҗанов урамы, Пушкин урамыннан Назарбаев урамына кадәр, ике юнәлештә: А.Айдинов урамы, М. Сәлимҗанов урамыннан Щербаков тыкрыгына кадәр, ике юнәлештә: Петербург урамы, А.Айдинов урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр, ике юнәлештә.
2-нче май 6:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр – С.Хәким урамы, Декабристлар урамыннан Ф. Әмирхан урамына кадәр, ике юнәлештә: Миллениум күпере астындагы юл, Ф. Әмирхан урамыннан С. Хәким урамына кадәр, ике юнәлештә , «Современник»торак комплексыннан чыгу мөмкинлеге белән.
2-нче май 6:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр – С.Хәким урамы, Ф. Әмирхан урамыннан Чистай урамы киселешенә кадәр, ике юнәлештә, А.Козин урамы ягыннан үтәли йөрү мөмкинлеге белән.
2-нче май 6:30 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр – Чистай боҗрасы буенча, С.Хәким урамындагы съезддан алып Чистай урамындагы съездга кадәр (ике уң юл полосасы).
2-нче май 6:35 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр – «Ак Барс Арена» стадионы янындагы эчке юл буенча, ике юнәлештә.
2-нче май 6:45 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр – Чистай урамындагы өч уң хәрәкәт полосасы, Чистай урамыннан алып «Ак Барс Арена» стадионы тирәли әйләнү съездына кадәр. Шулай ук Ф.Әмирхан урамы, С.Хәким урамыннан Миллениум күперенә кадәр, күпернең үзе буйлап, С.Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр юл ябык булачак.
2-нче май 7:45 сәгатьтән 13:45 сәгатькә кадәр – Подлужная урамы, съезддан Миллениум күпереннән Подлужная урамы, 17-нче йортка кадәр, ике юнәлештә, торак сектордан Толстой урамына таба чыгу мөмкинлеге белән.