Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2020, 14:56

Казан чаңгы марафонында 350-гә якын кеше катнашачак

Һава шартлары аркасында чаңгычылар өчен тигез трасса әзерләделәр, ә әйләнәнең озынлыгын 10-нан 7 чакрымга кадәр киметтеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март, Ксения Швецова). 7-нче мартта Татарстан башкаласында «Локомотив» спорт стадионы территориясендә 53-нче Казан чаңгы марафоны узачак. Анда бөтен республикадан, шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән 350-гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Аномаль җылы һава торышы аркасында чаңгы трассасын ярышларга бер атна кала әзерли башладылар. Быел трасса алдагы сезоннарга караганда җиңелрәк булачак, дип сөйләде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.

Бүгенге көндә Казан марафонында катнашу өчен 285 кеше гариза биргән инде. Теркәлү ахырына кадәр тагын 50-гә якын кеше катнашыр дип көтелә, стартка 350-гә якын чаңгычы чыгачак, дип билгеләп үтте А.Салихов.

Марафонда 13 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнаша ала – аларга 5 чакрым дистанцияне узарга туры киләчәк. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, әмма марафонга кушылу өчен, дәвалаучы табибтан ярышларга керергә рөхсәт бирә торган белешмә алып килергә кирәк, диде А.Салихов.

Марафонда катнашучыларны теркәү һәм старт комплектларын бирү 6-нчы мартта 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «Локомотив» стадионы территориясендә узачак. 7-нче мартта теркәү 8.00 сәгатьтән ачыла. Старт комплектына спортчыларның дистанцияне узуларын контрольдә тоту өчен кирәк булган махсус чип һәм номер керә.

Марафон 9.00 сәгатьтә 5 чакрымлы дистанциягә чаңгы ярышыннан ачыла. 9.45 сәгатьтә турнирның рәсми ачылышы була, ә 10.00 сәгатьтә төп ярышларга – 25 чакрымга һәм 50 чакрымга чаңгы узышларына старт биреләчәк.

Чаңгы трассасын әзерләү, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе сүзләренә караганда, атна башыннан бирле алып барыла. Ярышларны үткәрү өчен «Локомотив» территориясенә «Ракета» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнарыннан чиста кар алып киләләр, аларда кар суыту системалары ярдәмендә эремичә саклана. «Һава шартлары аркасында безгә әйләнә озынлыгын 10 чакрымнан 7 чакрымга кадәр кыскартырга туры килде, - дип сөйләде Альберт Салихов. - Хәзер 50 чакрымлы трассаны үтү өчен 7 әйләнеш, ә 25 чакрымны узу өчен 3 әйләнеш ясарга кирәк. Стадионга керү юлын исәпкә алып, без кирәкле чакрымнарны җыябыз. Шулай ук без трассаның тау өлешен тулысынча тигезләдек. Шуңа күрә бу юлы трасса, алдагы еллар белән чагыштырганда, узу өчен җиңелрәк».

Кискен җылыну сәбәпле, ярышларны гамәлдән чыгару планлаштырылмады, дип өстәде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе. «Спорт чаралары календаре алдан төзелә, бу дата – 7-нче март – күптән сайланган иде инде. Күп кенә кунаклар үз сәфәрләрен алдан ук планлаштырдылар, профессиональ спортчыларның үз спорт режимы бар, – дип аңлатты ул. - Шуңа өстәп, марафон уздыру традициясе бар, без аны бозарга теләмибез һәм бозмыйбыз».

ТР Чаңгы узышлары федерациясе ярдәме белән марафонда катнашучылар өчен 1 млн.сумлык приз фонды булдырылды. Төп йөгерештә беренче өч призлы урынны алган спортчылар 70-әр мең сум акча алачак. Гомумән алганда, А.Салихов сүзләренә караганда, 44 кеше акчалата призлар алачак. Моннан тыш, финишта катнашкан һәр катнашучыга истәлекле медальләр һәм дипломнар тапшырылачак.

Казан марафоны илнең 20-дән артык чаңгы марафонын үз эченә алган Russialoppet халыкара хәрәкәте составына керә, дип искәртте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Кочкин. «Без традицион чаңгы марафоны югары дәрәҗәдә үтсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз», – дип өстәде ул.

Дистанция барышында чаңгычылар өчен махсус транзит зоналары урнаштырылачак, анда алар җиләк-җимеш белән туклана, су яки чәй эчә алачак. Ә ярышлар тәмамланганнан соң барлык теләүчеләр өчен кыр кухнясы оештырылачак.

Тамашачылар өчен оештыручылар бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләячәкләр: килүчеләр концерт карый һәм конкурсларда, уеннарда катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан чаңгы марафонында 500 спортчы катнашты. 50 чакрым дистанцияне 263 ир-ат һәм 22 хатын-кыз узды, 25 чакрым дистанциядә финишка 60 ир-ат һәм 21 хатын-кыз килде.

Барлык яңалыклар