В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
50 километрлы узышка чаңгычылар белән бергә Россиянең атказанган спорт мастеры Никита Крюков та чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март). Иртәгә, 10 мартта Юдино бистәсенең "Локомотив" стадионында Казан чаңгы марафоны узачак. Анда 700-дән артык чаңгычы катнашачак. Спортчылар 5, 25 һәм 50 км дистанция узачак.
Шулай итеп, 50 километрлы узышка 400 катнашучы, 25 чакрымга – 100 кеше, ә 5 чакрымга 200-дән артык һәвәскәр чаңгычы чыгачак.
Марафонда шулай ук Россия чаңгычысы, шәхси спринтта 2010 елгы Олимпия чемпионы, 2014 елгы Олимпиаданың көмеш призеры, спринтта өч тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Никита Крюков катнашачак. Спортчы 50 километрлы узышка чыгачак.
Марафонның мәртәбәле кунаклары - 70-80 елларда дөнья чаңгы спорты легендалары - дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов һәм ике тапкыр дөнья Кубогы иясе Александр Завьялов.
Катнашучылар өчен старт пакетларын бирү бүген 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр "Локомотив" стадионында башкарылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.