Март аенда Татарстан Республикасы башкаласында узачак өч эре узышта җиңү өчен 1,4 меңнән артык спортчы һәм һәвәскәр көрәшәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март, Ксения Швецова). Март аенда Казанда берьюлы өч эре чаңгы ярышы уздырыла, аларда 1,4 меңнән артык һөнәри спортчы һәм кышкы спорт төрен яратучылар катнашачак. 13-нче мартта «Локомотив» стадионында узачак Казан чаңгы марафоны спорт чараларының чиратын ача. Ярышлар турында тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.
Татарстан башкаласында 54-нче тапкыр узачак Казан чаңгы марафоны «Россия чаңгы юлы»ннан соң иң зур спорт чараларының берсе булачак. Ярышлар Russialoppet бөтенроссия чаңгы марафоннары сериясе кысаларында узачак. Хәзер марафонга актив әзерлек алып барыла. Фаразлана торган җылытуга карамастан, узышта катнашучылар өчен трассаны иң югары дәрәҗәдә әзерлиләр, дип ышандыра оештыручылар.
«Яз җитүгә карамастан, чаңгы сезонының иң кызган чагы – алда иң көтелгән чаралар», – дип билгеләп үтте А.Салихов. Казан марафонында катнашучылар өчен, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, өч дистанция оештырылачак – 5 км, 25 км һәм 50 км, дип өстәде ул. 5 км дистанциягә теләүчеләрне 10 яшьтән, 25 км га 17 яшьтән теркиләр. 50 км дистанцияне 19 яшьлек ир-атлар һәм 21 яшьлек хатын-кызлар үтәчәк.
Ярышларда 500-ләп кеше катнашыр дип көтелә. Теркәлү russialoppet.ru сайтында алып барыла, бүгенге көндә аны 280 кеше узган. Катнашучыларга старт пакетларын ярышларга бер көн кала, 12-нче мартта, «Локомотив» стадионында 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр мандатлы комиссияләр бирәчәк. Шулай ук старт пакетларын ярышлар көнендә 7.00 сәгатьтән 8.30 сәгатькә кадәр алырга мөмкин булачак.
Суд корпусы 120 кешедән торачак: 60 һөнәри судья һәм 60 волонтер, дип хәбәр итте ярышларның баш хөкемдары, ТР Чаңгы ярышлары федерациясе вәкиле Евгений Шеболкин. «Быел трасса буенча үзгәрешләр бар: элек без 5 яки 10 км озынлыктагы марафон уздырган булсак, быел әйләнешнең озынлыгы 12,5 км тәшкил итәчәк, – дип өстәде Е.Шеболкин. –Катнашучылар өчен бу психологик яктан җиңелрәк булачак: 50 км га 4 әйләнеш, 25 км га 2 ара үтәргә кирәк».
Быел катнашучыларны кызыклы яңалыклар көтә. Җиңүчеләрне «Супер-сотка» өстәмә номинациясендә билгеләячәкләр. «Спортчылар абсолют зачетта махсус призлар алачак: соңгы 100 м дистанцияне үтүнең иң яхшы вакытын күрсәткән катнашучылар бүләкләнәчәк», – дип сөйләде А.Салихов.
Быелгы ярышларның тагын бер яңалыгы –1000 м дистанциягә хәйрия йөгереше булачак, анда теләге булган һәркем катнаша алачак. Керем 1 мең сум тәшкил итәчәк, барлык җыелган акча хәйрия максатларына юнәлдереләчәк.
Ярышларны карарга теләүчеләр өчен марафон партнерларыннан призлар уйнатылачак зур мәдәни программа әзерләнәчәк. Быел җанатарлар марафонга кушыла алачак һәм дистанцион ярышлар Казан Мэрия каналында YouTube видеохостингында туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Казан марафонының приз фонды 600 мең сум тәшкил итәчәк. Җиңүчеләрне һәр йөгерештә билгеләячәкләр: әйтик, 25 чакрым дистанциягә 1-3-нче, 50 чакрымга йөгерүдә 1-10-нчы урыннарны алган спортчылар бүләк алачак. Алтын медаль алучылар – 80 мең сум, көмеш – 60 мең сум, бронза – 40 мең сум алачак, дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты рәисе. Шулай ук марафонда катнашучыларның барысын да истәлекле медальләр белән бүләкләячәкләр.
5 км дистанциягә старт 9.15 сәгатьтә, 25 км һәм 50 км дистанциягә 10.00 сәгатьтә башлана. Хәйрия йөгерүе 9.00 сәгатькә планлаштырылган.
14-нче мартта «Локомотив» стадионында 46-нчы тапкыр ел саен үткәрелә торган Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узачак. Яшь төркеменә карап, катнашучыларга дүрт араның берсен – 5 км, 10 км, 20 км һәм 30 км ны сайлап алырга тәкъдим ителә. Ярышка кушылырга теләүчеләрдә чаңгы спорты буенча өченче разрядтан да ким булмаган спорт әзерлеге булырга тиеш, дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитетының спорт чараларын уздыру бүлеге башлыгы Дмитрий Кочкин.
«Катнашу өчен документлар, табибтан белешмә һәм иминият полисын күрсәтергә кирәк, – дип өстәде ул. – 1-6-нчы урыннарда катнашучылар акчалата бүләкләр, истәлекле дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнәчәк. Һәр катнашучыга истәлекле медаль тапшырылачак».
Ярышларда 600 кеше катнашачак. Аңа теркәлү өчен 12-нче мартка кадәр спорт комитетының яки шәһәр спорт мәктәбенең чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы буенча электрон почтасына гариза бирергә кирәк. Старт номерларын бирү марафон үткәрелгән көнне 8.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк, 5 км га беренче старт 10.00 сәгатькә билгеләнгән.
Спорт чаралары чираты 20-нче мартта тәмамланачак – бу көнне Татарстан башкаласында ипподром территориясендә Казан Мэрының чаңгы ярышлары буенча 1800 м дистанциядә Top Sprint кубогы ярышлары узачак. Ярышларга 17 яшьтән теләгән һәркем катнаша ала – барлыгы 350 кеше көтелә. Теркәлү 19-нчы мартка кадәр дәвам итәчәк, гаризаларны спорт комитетының яисә чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы буенча шәһәр спорт мәктәбенең электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Спорт чарасының приз фонды 200 мең сум тәшкил итәчәк, 1-6 урыннарны алган җиңүчеләр бүләкләнәчәк.