Ата-аналар мәктәп ашларын татып карый, табиб-диетолог белән киңәшләшә алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицеенда бу сезонда беренче мәктәп пикнигы узды. Ата-аналар мәктәп ашларын татып карый, табиб-диетолог белән киңәшләшә, токмач һәм яшелчәләрдән ясалган файдалы роллалар әзерләү буенча мастер-класска бара, сәламәт туклану турында лекция тыңлый һәм белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Бу елдан башлап Казанның барлык мәктәпләренә дә яңартылган меню кертелде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме буенча, анда ярымфабрикатларның ассортименты һәм саны киметелгән, ә менюга балалар һәм аларның әти-әниләре теләкләре белән укучылар тарафыннан үткәрелгән дегустацияләр нәтиҗәләре буенча сайлап алынган ашлар гына кертелде. Ата-аналар балаларның туклануларын бәяли алсын өчен, Казанда сентябрь һәм октябрь айларында шәһәрнең 10 зур мәктәбендә мәктәп пикниклары оештырылды.
«Быел без ресторан белән мәктәп ашханәсе арасындагы чикне бетердек диярлек, - диде Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары Алла Агапова. – Бөтен балаларның да ресторандагы кебек туклануын телибез. Бу балык, ит һәм кош-корттан, 3-4 гарнирдан торган 4-5 икенче кайнар ризыкларның киң ассортиментын күздә тота. Без һәр ел саен балаларның нәрсә яратуларын һәм теләкләрен исәпкә алып менюны яңартабыз. Ата-аналарга мәктәп пикникларында татып карарга тәкъдим ителгән ассортимент атна дәвамында ризыкларның кабатланмавына дәлил булып торачак».
Р.Гәрәев урамындагы 186-нчы номерлы лицей ата-аналар өчен ашханә ишекләрен беренче булып ачты. Исегезгә төшерәбез, бу яңа уку йорты шәһәрнең Идел буе районында агымдагы елның 2-нче сентябрендә ачылды. Лицей 1300 укучыга исәпләнгән, биредә заманча техника белән җиһазландырылган мәктәп рестораны бер үк вакытта 476 укучыны сыйдыра һәм тукландыра ала. Алла Агапова билгеләп үткәнчә, әлеге ашханәнең үзенчәлеге – ике тапкыр ризык тарату, бу бер тәнәфестә күбрәк балаларны кайнар ризык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә лицей укучыларының 98 проценты кайнар ризык ашый.
Быелгы мәктәп пикнигында укучыларның ата-аналары үз балаларының туклану шартлары белән таныша һәм яңа ашларны татып карый алды. Шуннан соң өлкәннәргә ризыкларны махсус сораштыруларда бәяләргә тәкъдим иттеләр.
Ике малай - беренче сыйныф укучысы һәм җиденче сыйныф укучысы әнисе Лия Нәгыймова бары тик балык ашларын гына татып карады. Ул балаларының нәкъ менә шундый ризыкны яратмавын билгеләп үтте. «Миңа бик ошады, дип билгеләп үтәсем килә. Биредә балык бик тәмле, сөяксез. Ашамлыклар артык түгел – туклыклы, шул ук вакытта җиңел дә», - дип сөйләде ул.
«Минем фикеремчә, бу балалар өчен бик тә мөһим чара, өлкәннәр болай да сәламәт туклану нигезләрен белә, гәрчә аларның барысы да туклану кагыйдәләрен үтәмәсә дә. Балаларга исә дөрес туклану нигезләрен мөмкин кадәр ешрак җиткерергә кирәк, алар безнең яшәр өчен ашавыбызны аңларга тиеш, еш кына киресе күзәтелә бит», - дип ассызыклады ул.
Дегустациягә беренче сыйныф укучысы булган кызы белән килгән Анастасия Иванова аларның икесенә дә ризыклар ошаганлыгын билгеләп үтте. «Барысы да бик тәмле булды, кызым ашарга ярата дип әйтергә кирәк. Боларның барысын да үзем ашап карау кызык булды», - дип уртаклашты ул.
Мәктәп пикниклары сентябрь һәм октябрь айларында Казанның тагын тугыз эре мәктәбендә - 71, 80, 85, 87, 112, 114, 144, 180 һәм 182 номерлы уку йортларында узачак. Хәер, укучыларның әти-әниләре мәктәп ашханәләре ризыкларын атнаның теләсә кайсы көнендә бәяли ала. Ә аннан соң аларга ата-аналар контроленең махсус журналына үз фикерләрен кертергә тәкъдим итәчәкләр.
Яңа уку елында Казанда 38 яңа мәктәп рестораны ачылды. Аларның 36-сы бу җәйдә мәктәп ашханәләрен реконструкцияләгәннән соң барлыкка килде. Шәһәрнең «Весна» торак комплексы микрорайонында һәм Гәрәев урамы буенча урнашкан яңа мәктәпләрдә тагын ике ресторан ачылды. Шулай итеп, Казандагы «мәктәп рестораны» ашханәсе саны 65-кә җитте, бу гомуми мәктәпләрнең 30%-ын тәшкил итә. Төшке аш залларының мәйданын арттыру һәм төзекләндерелгән мәктәп ашханәләрендә яңа компактлы заманча җиһаз урнаштыру схемасын үзгәртү хисабына 1550 яңа урын, ә яңа мәктәпләрдә 950 урын барлыкка килде.