Ул мәгариф учреждениеләренең куркынычсызлыгын контрольдә тоту өчен видеоаналитика һәм ясалма интеллект системаларын куллануны күздә тота
Казанның Совет районының 11 нче лицеенда бүген цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы булды. Рәис Рөстәм Миңнехановка һәм шәһәр мэры Илсур Метшинга берничә өметле һәм инновацион проект тәкъдир иттеләр.
Тәкъдим ителгәннәр арасында «Имин мәктәп» проекты да бар иде, ул видеоаналитика системаларын һәм уку йортларының куркынычсызлыгын контрольдә тоту мөмкинлекләрен куллануны күздә тота — шикле гамәлләр вакытында тиешле сигнал саклау пультына тапшырыла. Бүгенге көндә проект пилот режимында Казанның 11 нче лицеенда гамәлгә ашырыла.
Аннары утырышта катнашучыларга ашыгыч медицина ярдәменең төбәк автоматлаштырылган системасы һәм һәлакәтләр медицинасы турында сөйләделәр. Инициатива мөрәҗәгатьләрне кабул итү сыйфатын арттырырга һәм бригаданы көтү вакытын һәм алга таба госпитализацияләүне киметергә тиеш. Системага республиканың барлык 44 ашыгыч медицина ярдәме учреждениесе (барлыгы 256 бригада һәм 411 автомобиль) кертелгән. Платформа аша тәүлек саен 3-5 мең мөрәҗәгать үтә. Барлыгы 2023 елда 1,3 млн шалтырату кабул ителгән. «Имин мәктәп» системасы белән үзара хезмәттәшлек схемасы эшләнгән.
Киләсе тәкъдим ителгән проект экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасын булдыруга багышланган иде. Система контроль-күзәтчелек эшчәнлеген, экомониторингны, җир асты байлыкларыннан файдалану хезмәтләрен автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Платформаны гамәлгә кертүдән уртача еллык икътисади нәтиҗә 600 млн сум дип бәяләнә.
«Софтлайн» компаниясе үзебезнең ил операцион системасына күчү һәм техник ярдәм күрсәтү һәм кулланучыларны укыту белән программа продуктлары буенча комплекслы сервис эшләде.
Innostage компаниясе вәкилләре интеллектуаль мониторинг инструментлары, кибертотрыклылык куркынычларын контрольдә тоту һәм анализлау турында сөйләделәр.
Шулай ук «Электрон мәгариф» яңартылган системасы да тәкъдим ителде. Платформа укытучыларга онлайн укучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә, сыйныф җитәкчеләре өчен киң эш алып бара, ата-аналарга предметларны өйрәнү планы белән танышырга мөмкинлек бирә.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, РФ президенты Владимир Путин икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларында технологик суверенитетка ирешү бурычын куйды. «Ассоциация югары уку йортлары, предприятиеләр, хакимият органнары һәм эксперт берләшмәсе җәлеп ителгән эшне координацияләүдә зур роль уйный», - дип ассызыклады ТР рәисе.
Ул иң мөһим бурычларның берсе — уку процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү булуына игътибарны юнәлтте. Бүген берьюлы берничә компания видеоташкынны ясалма интеллект кулланып биометрик файдалану һәм эшкәртү буенча карарлар тәкъдим итә. Аларның бер өлеше республиканың мәгариф учреждениеләрендә кертелгән инде. Рөстәм Миңнеханов ел ахырында нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә кушты.
Төбәк башлыгы ил җитәкчелеге ел ахырына кадәр үзебезнең программа белән тәэмин итүгә күчү бурычын билгеләде, дип өстәде. «ICL компаниясе белән берлектә без республика һәм муниципаль учреждениеләрне «Астра Линукс» операция системасына күчерү буенча эш алып барабыз. Бу процессны ноябрь аенда тәмамларга кирәк», — дип игътибар итте Татарстан рәисе.
ICL Services компаниясе генераль директоры Руслан Вагизов импортны алыштыру проектының агымдагы статусы һәм «Астра Линукс» системасына күчүе турында хәбәр итте һәм Татарстанда ИТ-ландшафтны алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр белдерде. Ә «ICL Системные технологии» компаниясе генераль директоры Ирек Азизов ТР предприятиеләренең критик мәгълүмат инфраструктурасы объектларында ICL җитештерү ышанычлы программа-аппарат комплексларын куллану турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов чит илдән киберһөҗүмнәр санының кискен артуына игътибар итте. «Предприятиеләр җитәкчелегенең бурычы — җитештерүнең тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итү. Төп чишелеш буларак, мәгълүматны яклау чараларын кулланып, объектларда үзебезнең техниканың мөһим инфраструктурасын куллану тора. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә, әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк», - диде ул.
Очрашуның модераторы ТР Фәннәр академиясе президенты — цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов булды, дип хәбәр итте ТР раисы матбугат хезмәте.