Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2023, 10:18

Казанның «Восток» лагеренда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче смена тәмамлана

Ул 89 кеше өчен оештырылган – балалар олылар озатуында ял итә

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Казанның «Восток» лагеренда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «БЕЗ. Чикләрсез иҗат» дигән беренче смена тәмамланып килә. 30 нчы июльдән балалар өлкәннәр озатуында ял итә, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

Сменада 89 кеше катнаша, шуларның 39 ы – республика спорт адаптив мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итү хәйрия фонды тәрбияләнүчеләре – 27 бала һәм 23 олы кеше.

Балалар өчен уеннар, иҗади остаханәләрдә эшләү, адаптив физик культура белән шөгыльләнү белән махсус программа эшләнгән. Быел лагерь өчен махсус җиһазлар сатып алганнар: үсеш плиткасы, коры бассейн, ком белән рәсем ясау өчен өстәл һәм башкалар.

«Восток» лагере сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял итү өчен яраклаштырылган. Торак корпусларда халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен бүлмәләр бар, ә иркен холлар балалар белән төрле юнәлешләрдә эшләргә мөмкинлек бирә. Биш тапкыр туклану «швед өстәле» системасы буенча оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Синең файдага» фонды «Әкият» балалар курчак театры базасында Казанда беренче «Симург» инклюзив ял үзәген ачты. Ачылу Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән узды.

Барлык яңалыклар