Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2023, 14:24

Россия көнендә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә кулдан эшләнгән розалардан илнең иң зур флагы җыелачак

Дөнья рекордын полимер балчыктан чәчәкләр ясау буенча чемпионатта куярга планлаштыралар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). Россия көнендә, 12 нче июньдә, Казанда полимер балчыктан чәчәкләр ясау буенча чемпионат башланачак. Анда Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән үзмәшгуль осталар ике дөнья рекорды куячак.

Әйтик, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак ярышларда катнашучылар полимер балчыктан ясалган иң зур ландыш чәчәк бәйләмен һәм кулдан эшләнгән розалардан Россиянең иң зур флагын җыячаклар, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

Кунаклар өчен бу өлкәдә экспертлардан бушлай мастер-класслар да үткәреләчәк. Түгәрәк өстәлләр дә планлаштырылган, анда полимер флористиканың киләчәге һәм балаларны әвәләп ясарга өйрәтүнең үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар.

Моннан тыш, мәдәният үзәгенең күргәзмә залында полимер балчыктан чәчәкләр күргәзмәсе ачылачак. Аны 19 нчы июньгә кадәр карарга мөмкин булачак.

Чемпионат 10:00 сәгатьтә Н.Ершов урамы, 57а адресы буенча башлана. Аны оештыручы булып «Әвәләү дөньясы» онлайн-мәктәбе тора. Чара Татарстан Республикасы башкаласының Мәдәният идарәсе һәм INTERRECORD халыкара милли һәм дөнья рекордларын теркәү агентлыгы ярдәме белән узачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Россия көнен 9 нчы июньдә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру белән бәйрәм итә башлаячаклар, ә 12 нче июньдә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Катя Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова һәм Arslan катнашында концерт узачак. Чараларның тулы программасы сылтама буенча урнаштырылган.

Барлык яңалыклар