2018 елда Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Казанда, Татарстан Президентының Кремлендәге резиденциясе территориясендә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен урнаштырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Алтын каймалы әләмдә ак фонда ТАССРның 100 еллыгы логотибы сурәтләнгән. Бүген ТР Хөкүмәте бинасы янында шундый ук әләм пәйда булачак. Моннан тыш, әләмне тантаналы урнаштыру республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узачак, дип хәбәр ителә 100.tatarstan.ru порталында.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итәчәк. Төп бәйрәм чаралары республикада 27-нче майда, 25-нче июньдә һәм 30-нчы августта узачак. Татарстанда да, Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә истәлекле датага багышланган зур форумнар, конференцияләр, мәдәни һәм спорт чаралары узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2020 ел республикада Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.